Биографиясе

1732 ел, Мәскәү губернасы Клин өязе – 1795 елның 21 марты, Мәскәү губернасы, Дмитров өязе Михалёво авылы.

1755–1757 елларда Мәскәү университетында укыта.

1758–1761 елларда Казандагы Беренче ир балалар гимназиясе директоры. Аны губернаның аң-белем тарату үзәгенә әверелдерә, укучылардан һәвәскәр театр труппасы оештыра (укучылары арасында Г.Р.Державин да була).

1760 елда Казан губернатор иптәше (урынбасары) итеп билгеләнә.

1761 елдан Казан губерна канцеляриясендә хезмәт итә.

1763 елда үзенең нәселдән килгән утарына – Покровский авылына күчеп китә.

Иҗаты

«Шулай тиеш» («Так и должно», 1773), «Исем бәйрәмен үткәрүчеләр» («Именинники», 1774), «Төп-төгәл» («Точь-в-точь», 1774–1785) комедияләре авторы. Аларда Дидроның мещан драмаларындагы үзенчәлекләр рус классицизмының сатирик комедияләре традицияләре белән үрелеп бара.

«Шулай тиеш» һәм «Төп-төгәл» комедияләрендә уңай герой ришвәтче-комсыз, куркак һәм надан кешеләр арасында яшәргә мәҗбүр. «Исем бәйрәмен үткәрүчеләр»дә, Бомарше комедияләрендәгечә, мәхәббәт низагларында хуҗаларга аларның тапкыр хезмәтчеләре ярдәм итә. ЕкатеринаII гә панегирик рәвешендә язылган «Безнең урамнарда бәйрәм» («На наших улицах праздник») һәм «Астрея» (икесе дә 1776 елда) пьесалары, «Уйдырма» («Небылица», 1778) повесте авторы.

Коръәнне француз теленнән (Андре Рюэр де ла Гард Малезер тәрҗемәсеннән) рус теленә тәрҗемә итә (1–2 кисәк, 1790).

Әдәбият

Тупиков Н.М. М.И.Верёвкин: Историко-литературный очерк. СПб., 1895.

Автор – Ж.Ф.Хәкимова