Биографиясе

1935 елның 6 апрелендә Башкортстан Республикасының Кушнаренко районы Кушнаренко авылында туган.

Казан университетын тәмамлый (1957).

1969–1983 елларда Мәскәү электрон техникасы институтында укыта.

Иҗаты

Беренче тәрҗемәләре матбугатта 1977 елда басыла башлый.

Татар теленнән – Г.Тукай, Дәрдемәнд, М.Җәлил, Х.Туфан, Ф.Кәрим, С.Хәким, Р.Харис, Р.Фәйзуллин, Г.Рәхим, Зөлфәт, Н.Измайлова, Г.Садә, немец теленнән – Һ.Һейне, Л.Фюрнберг, Э.Штритматтер, молдаван теленнән – П.Боцу, балкар теленнән – К.Кулиев, әрмән теленнән – Г.Эмин, башкорт теленнән Р.Бикбаев, Т.Йосыпов шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итә.

«Сизенү» («Предчувствие», 1989), «Саф нота» («Чистая нота», 1999), «Исәнләшү» («Перекличка», 2001) китаплары авторы.