- РУС
- ТАТ
шагыйрә, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1999)
1930 елның 1 мае, хәзерге Башкортстан Республикасының Кыйгы районы Дүшәмбикә авылы – 2022 елның 19 октябре, Казан.
Казан университетын тәмамлый (1952).
1952–1985 елларда Татарстан китап нәшриятында яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе мөхәррире.
Балалар һәм өлкәннәр өчен язылган 30 дан артык шигырь һәм поэмалар җыентыклары авторы: «Минем дусларым» (1960), «Канатлы җайдак» (1966), «Зәңгәр алан әкияте» (1971), «Әниемә бүләк» (1978), «Шиңмәс чәчәкләр» (1983), «Дәү әнигә барабыз» (1994), «Нәниләр китабы» (2000) «Кояшлы яңгыр» (2003) һ.б. Вәлиева шигырьләре тематик яктан төрле, лирик аһәңнәргә бай, алар балаларда туган як табигатенә, үз халкына мәхәббәт тәрбияли, кыю, тапкыр, хезмәт сөючән булырга өнди. Дөньяны поэтик күзаллау Вәлиеваның проза әсәрләренә дә хас. Сугыш чоры авылы балалары тормышы, аларның үзара мөнәсәбәте, гади кешеләрнең шәфкатьлелеге, кешелеклелеге чагылыш тапкан «Якты яр» повесте (1985) шундыйлардан.
Аның проза әсәрләре «Якты Ярда калган балачак» (2005) җыентыгында тупланган. «Китмә, сөю» (1998), «Күңелем гөлләре» (2002) шигъри җыентыклары, «Яраттым шул, яраттым» (2001), «Татар кызы» (2002), «Оч син, җырым» (2004) җыр китаплары да укучыларга яхшы билгеле.
Вәлиева әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә эшли. Ул Л.Воронованың «Старшая сестра» («Дәү апа»), 1965; Н.Верзилинның «По следам Робинзона» («Робинзон эзләреннән»), 1958; Н.Поповның «Юность Андрея» («Андрейның яшьлеге»), 1960; Л.Смилянскийның «Сашко» (1961); А.Бартоның «Наш праздник» («Безнең бәйрәм»), 1980; С.Михалковның «Мы с приятелем» («Дустым белән икебез»), 1981 хикәя һәм шигырь җыентыкларын татар теленә тәрҗемә итә.
Нигъмәтуллин Э. Балалар дөньясына кереп // Социалистик Татарстан. 1981. 4 июль.
Ихсанова Л. Яңа китап – яңа сөенеч // Шәһри Казан. 1994. 30 декабрь.
Гаташ Р. Яшьлеккә тугры шагыйрә // Казан утлары. 2000. № 5.
Автор – Г.М.Габделхакова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.