Эчтәлек

1942 елның 20 августында Арча районы Яңа Кенәр авылында туган.

1969 елда Казан университетын тәмамлый.

1970–1992 елларда төрле газета-журнал редакцияләрендә, Чаллы, Алабуга шәһәр радиоларында мөхәррир булып эшли.

1993 елдан «Шәһри Казан» газетасында бүлек мөдире, җаваплы сәркәтип, 2003 елда баш мөхәррир урынбасары.

«Шәһәр булсын бүләгем» исемле беренче документаль повесте 1973 елда басыла.

«Таяну ноктасы» (1978), «Көчле агым» (1984) дигән очерклар җыентыкларында, повесть һәм хикәяләре тупланган «Мәңгелек ут җылысы» (1986) китапларында төзүчеләр һәм КамАЗ эшчеләренең истә калырлык образларын тудыра, Бөек Ватан сугышы елларында халыкның тылдагы фидакарь хезмәтен чагылдыра. Геройлары ихлас күңелле, хезмәт сөючән, ярдәмчел һәм шәфкатьле, мәхәббәтләренә тугры кешеләр.

Вәлиев шулай ук тарих, әдәбият һәм сәнгать өлкәсенә караган күп кенә мәкаләләр авторы. Соңгы елларда ул тарихи әсәрләр язу өлкәсендә нәтиҗәле эшли. «Җөй» (2002), «Олуг хан ярлыгы» (2005) җыентыклары шундыйлардан.

Медаль белән бүләкләнгән.

Әдәбият

Баянов Ә. Безнең сафка // Казан утлары. 1980. № 1.

Әгъзамов Ф. Таяну ноктасы // Үзәктә кеше: Очеркларыбыз турында. Казан, 1981.