Биографиясе

1892 ел, хәзерге Башкортстан Республикасының Кушнаренко районы Шәрип авылы – 1941 ел.

«Галия» мәдрәсәсен тәмамлый.

Озак еллар Уфа губернасы һ.б. өлкәләрнең мәгариф оешмаларында, партия һәм совет органнарында эшли.

1910–1911 елларда «Шура» журналында, «Вакыт» газетасында басылган шигырьләре белән таныла.

Иҗаты

«Урал буйлары» (1914) исемле беренче проза әсәрендә Урал табигатен тасвирлый, аның җир асты байлыкларын кешеләр файдасына юнәлтергә кирәк дигән уй-хисләре белән уртаклаша. Шул елларда иҗат ителгән «Бер тиен» (1914) һ.б. хикәяләрендә гади кешеләрнең тормышчан образларын тудыра. «Намаз» (1916), «Җырлыйлар» (1917), «Ирһан – учитель» (1918) хикәяләре Беренче бөтендөнья сугышына бәйле вакыйгаларга багышланган. «Көймәдә» (1918) хикәясендә романтик мәхәббәт темасы үзенчәлекле чагылыш таба. Вәлиенең аерым хикәяләре 1918 елда чыккан «Идел буе әдәбияты» исемле күмәк җыентыкка кертелгән.

Вәлиевнең халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю юнәлешендә дә хезмәтләре бар.

Әсәрләре

Фәйзи хикәяләре. Казан, 1918.

Урал буйлары. Бер тиен. Ирһан-учитель. Кәмәлә // Башкорт әґәбияты. ХХ быуат башы. Өфө, 1984.

Өмидле күңелдән: Шигырьләр // Мирас. 1998. № 4.

Әдәбият

Кудаш С. Сигезнең берсе // Совет Башкортстаны. 1973. 5 гыйнвар.