Биографиясе

1916 елның 16 марты, хәзерге Башкортстан Республикасының Әлшәй районы Нигъмәтулла авылы – 1942 елның 4 октябре.

1935 елда Дәүләкән педагогия техникумын тәмамлап, авыл мәктәбендә мөгаллимлек итә.

1941 елда Казан педагогия институтын тәмамлый.

Үзе теләп Бөек Ватан сугышына китә, Сталинград тирәсендә барган сугышта һәлак була.

Иҗаты

Матбугат битләрендә («Кызыл Татарстан» газетасы, «Совет әдәбияты», «Чаян», «Азат хатын» журналлары) шигырьләре 1932 елдан күренә башлый. Алар «Бәхетле яшьләр» (1939), «Дуслык» (1940), «Очкыннар» (1940), «Җыр һаман яңгырый» (1956), «Алар сафта» (1961), «Утлы еллар поэзиясе» (1972) коллектив җыентыкларга кертелә.

Вахит үзен поэзиянең төрле жанрларында сынап карый: «Сөйләнмәгән әкият» поэмасы, «Егет турында баллада», юмористик шигырьләр һ.б. иҗат итә.

Әдәбият

Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: Биобиблиографик белешмә. Казан,1986.