Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
шагыйрь
1932 елның 27 июле, Алабуга районы Брюшли авылы — 1977 елның 23 декабре, Менделеев шәһәре.
Алабуга педагогия институтын тәмамлый (1963).
Хезмәт эшчәнлеген 1955 елда Бондюг химия заводында эшче буларак башлап җибәрә.
«Кырлар сәламе» (1967), «Төнге яшен» (1969), «Минем романтикам» (1971), «Офыкларда алсу болытлар» (1976), «Күңелемә коя чишмәләр» (2007) шигырь җыентыклары авторы.
Уткинның шигырь һәм поэмалары туган як табигатенә, дуслыкка, халыклар туганлыгына, тормыш матурлыгына багышланган.
Сафин М. «Радуясь солнцу дней...» // Аргамак. 1997. № 7.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.