Биографиясе

1912 елның 10 октябре, БАССРның Шаран районы Ерёмкино авылы – 1979 елның 18 мае, шунда ук.

Туган авылында колхозда бригадир булып эшли.

1941 елның июненнән Кызыл Армия сафларында. 1941 елның декабреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 175 нче гвардия укчы полкында 82 мм лы миномет төзәүчесе (5 нче гвардия армиясенең 58 нче гвардия укчы полкы).

Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск (1943 ел) сугышында, Кировоград (1944 ел), Сандомир-Силезия (1945 ел) һәм Берлин (1945 ел) һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1944 елның 9–11 августында Ратай тимер юл станциясе (Сташув шәһәреннән 26 км көньяк-көнбатыштарак, Польша) янындагы сугышта батырлык күрсәтә: дошманның 3 ут ноктасын, дистәдән артык солдатын юк итә, шуның белән ул укчы подразделениеләргә алга үтәргә булыша; 1945 елның 20 гыйнварында полк Одер елгасының сулъяк ярындагы Оттозее торак пункты районында (Ополе шәһәреннән 8 км төньяк-көнбатыштарак, Польша) плацдарм яулаганда дошманның 4 ут ноктасын юк итә; 1945 елның 16 апрелендә Нейсе елгасын кичкәндә (Мискац шәһәреннән төньяктарак, Германия) яралы расчет командирын алыштырып, миномет уты белән җитәкчелек итә, һөҗүм итүче подразделениеләрне ышыклап, аларга елга аша кичүне җиңеләйтә.

С.Г.Сабитов җитәкчелегендәге минометчылар, укчы батальонга елга кичкәндә булышлык күрсәтеп, тулы бер отделение пехотаны һәм 2 пулемет ноктасын юк итәләр. 1945 елда демобилизацияләнгәннән соң, туган авылында яши, колхозда эшли.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

Автор – М.З.Хәбибуллин