1933 елның 20 декабре, Бондюг, хәзер Менделеев районы Камай авылы —1985 елның 20 июне, Казан, туган авылында җирләнә.

Алабуга педагогия институтын (1964), Югары партия мәктәбен (Мәскәү, 1972) тәмамлый.

1965–1972 елларда «Хезмәт» Балтач район газетасында җаваплы сәркәтип, соңрак мөхәррир.

1974–1985 еллардан «Социалистик Татарстан» газетасында бүлек мөхәррире һәм бүлек мөдире.

Әсәрләре 1950 еллар ахырында басыла башлый. «Таң сызыла» (1967), «Саумы, тормыш» (1968), «Кушнарат» (1969), «Кыяларга үзем менәм» (1972), «Мәхәббәтем» (1983), «Үзәннәрдә калам» (2004) шигырь җыентыклары авторы. «Кеше турында җыр» (1974), «Каентүбә» (1974), «Авыл поэмасы» (1974), «Әманәт дәфтәре» (1979), «Минем анкетам» (1980) кебек үзенчәлекле поэмаларында романтик рух, әйдәүче пафос өстенлек итә.

Шигырьләренә үткенлек, җорлык, публицистик яңгыраш хас. Әсәрләрендә чагылдырылган төп тема — татар авылы һәм аның кешеләре.

Сирайның шигырьләре композиторлар Ә.Бакиров, З.Гыйбадуллин тарафыннан көйгә салына.

Юмористик әсәрләре «Тәрәзәгә чиртер мизгел» (1986) дигән күмәк җыентыкта урын алган.

Автор – Г.М.Габделхакова