- РУС
- ТАТ
Шагыйрь
1942 елның 15 феврале, Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылы – 1994 елның 4 июне, Чаллы шәһәре, Балык Бистәсе районының Кече Укмас авылында җирләнә.
Казан университетын тәмамлый (1972).
1957–1965 елларда (бүленеп) Казан органик синтез заводында эшли.
1966–1972 елларда Балык Бистәсе районы «Октябрь юлы» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире.
1978 елдан Чаллы шәһәрендә яши.
1993 елга кадәр ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендә.
«Әманәт» (1974), «Гамь» (1976), «Авазлар» (1981), «Инану» (1988), «Гомерем дулкыннары» (1993), «Намазлык» (Чаллы, 1994), «Әйтте шагыйрь» (2002) һ.б. җыентыклар авторы.
К.Һ.Сибгатуллинның туган якка, аның табигатенә, мәхәббәткә, авыл хезмәтенә багышланган шигырьләренә дә, социаль юнәлешле әсәрләренә дә нечкә лиризм хас. Ул тормышны киеренке, четерекле каршылыкларында ачарга омтыла, фәлсәфи уйларга төреп бирә.
Аның кайбер шигырьләре, композиторлар Р.Бакиров, И.Закиров, С.Чуганаев тарафыннан көйгә салынып, популяр җырларга әверелә.
Бер ноктада. Казан, 2007.
Осенняя весна. Казань, 1999.
Сафин Ф. Кече Укмаска сәяхәт // Казан утлары. 1999. № 11.
Галиуллин Т. Шигърият офыклары // Татар шигърияте: 1980–2000 еллар. Казан, 2003.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.