Эчтәлек

Биографиясе

1907, Иркутск шәһәре — 1965 елның 22 октябре, Казан.

Иркутск совет партия мәктәбен тәмамлаганнан соң (1927), ВЛКСМның Иркутск губерна комитетында инструктор булып эшли.

1929 елдан Мәскәүдә урта мәктәп укытучысы, 1931 елдан директор.

1934 елдан РСФСР Мәгариф халык комиссариатының рус булмаган мәктәпләр бүлегендә инспектор.

1939 елдан ТАССР мәгариф халык комиссары, 1946–1948 елларда министры.

Бөек Ватан сугышы елларында күп уку йортларының биналары хәрби учреждениеләргә бирелгән һәм финанслау кыскартылган вакытта, Контюков республикада халык мәгарифе системасы эшен тәэмин итүдә зур роль уйный. 1948–1963 елларда Казанда урта мәктәп директоры.

1947–1951 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.