Казансу елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 18,1 км, бассейнының мәйданы 90,5 км2. Елга башы — урман массивында, Биектау районының Күлле поселогыннан төньяктарак, урта һәм түбәнге агымы — Казан чигендә; тамагы — Борисоглебский авылыннан көнчыгыштарак.

Югары агымында елга Урман Күле аша ага. Елга башының абсолют биеклеге 120 м, тамагыныкы — 53 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 55%, урманнары күбесенчә катнаш. Үзәне асимметрияле: сул ягы текәрәк һәм калкурак. Коры елганың 0,6 һәм 1,8 км озынлыктагы 2 кушылдыгы бар.

Елга челтәренең тыгызлыгы 0,23 км/км2.

Туенуы катнаш, якынча өчтән ике өлешен кар сулары тәшкил итә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,25–0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 165 мм, ташу агымы катламы 108 мм.

Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана һәм айга якын дәвам итә. Җәен суының күләме әкренләп кими бара, һәм, яңгыр озак яумый торса, елганың шактый гына өлеше кибеп бетә (исеме шуннан килә). Елга ноябрь уртасында туңа.

Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,11 м3/с. Суы язын чагыштырмача каты (3–6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12–20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100–200 мг/л, кышын һәм җәен 700–1000 мг/л.