Биографиясе

1483 елның 14 феврале, Әндижан шәһәре, хәзерге Үзбәкстан Республикасы – 1530 елның 26 декабре, Агра шәһәре, Һиндстан.

Аксак Тимер нәселеннән; 1494 елда әтисе вафатыннан соң Фирганә тәхетенә утыра. 1504 елда Урта Азияне Шәйбани хан (үзбәкләр дәүләтенә нигез салучы) яулап алгач, илдән куыла. Аз санлы гаскәре белән Әфганстанга, аннан Һиндстанга юл тота. 1526 елда Дәһли шәһәре солтаны Ибраһим гаскәрен тар-мар итеп, Төньяк Һиндстанның идарәчесе була.

Иҗаты

Төрки телдә һәм фарсыча язылган күпләгән шигъри әсәрләр (газәлләр, робагыйлар), фикъһ (ислам хокукы), сугыш сәнгате, шигърият, музыкага караган трактат-китаплар һәм автобиографик, тарихи язмаларны эченә алган «Бабурнамә» авторы буларак билгеле.

Әсәрләре

Бабер-наме, или Записки султана Бабера. Казань, 1857.

Бабур-наме. Записки Бабура. Ташкент,1993.

Әдәбият

История всемирной литературы. М., 1985. Т. 3.

Маллаев Н.М. Узбек адабиёти тарихи. Биринчи китоб. Тошкент, 1976.

Автор – М.И.Әхмәтҗанов