Биографиясе

1896 елның 9 (21) октябре, Казан – 1958 елның 15 гайнвары, Ленинград.

1892 елда Казанга медицина белеме алу өчен килгән Казан университеты студенты Л.Б.Шварц (1874–1940) һәм акушерлык курслары тыңлаучысы М.Ф.Шелкова (1874–1941) гаиләсендә туа. Гаилә 1898 елга кадәр Казанда яши, әтисе, университетны тәмамлагач, Дмитров шәһәрендә земство табибы итеп билгеләнә.

1914–1916 елларда Е.Л.Шварц Мәскәү университетының юридик факультетында укый (тәмамламый). 1910 еллар азагында Ростов-Дон шәһәрендә театр остаханәсе актеры; труппа белән бергә 1921 елда Петроградка күчеп килә.

1923 елдан фельетонист һәм шигъри сатирик күзәтүләр авторы буларак басыла. 1924 елдан Дәүләт нәшриятының балалар бүлеге хезмәткәре.

Беренче китабы – "Рассказ старой балалайки" (1925; шигырьләрдә), беренче пьесасы – "Ундервуд" (1929 елда Ленинградтагы яшь тамашачылар театрында куела). Ш.Перро һәм Х.К.Андерсен сюжетларыннан файдаланып, балалар һәм өлкәннәр өчен чынбарлык белән фантастиканы, еш кына аллегория һәм сәяси сатира элементларын берләштергән оригиналь театраль әкият жанрын иҗат итә.

Иң танылган пьесалары арасында: "Голый король" (1934), "Красная Шапочка" (1937), "Снежная королева" (1938), "Тень" (1940), "Под липами Берлина" (1941, М.М.Зощенко белән автордаш), "Дракон" (1944), "Обыкновенное чудо" (1956). Курчак театры өчен "Сказка о потерянном времени" (1940), "Сказка о храбром солдате" (1946), "Сто друзей" (1948) пьесалары иҗат ителә. Балалар өчен "Приключения Шуры и Маруси", "Чужая девочка" (икесе дә – 1937), "Первоклассница" (1947) повестьлары языла. Шварцның сценарийлары һәм әсәрләре буенча "Золушка" (1947), "Дон Кихот" (1957), "Марья-искусница" (1959) һ.б. фильмнар, шулай ук анимацион фильмнар төшерелә.

Аның тылсымны һәм чынбарлыкны берләштергән әкиятләре тирән фәлсәфи әсәрләргә әверелә, аларда ул тормыш, яхшылык һәм яманлык, кешелек дәрәҗәсе һәм ирек турында дөресен сөйли. Шварц пьесалары, әкият формасына карамастан, тоталитаризм, кешелек дәрәҗәсен түбәнсетү, икейөзлелек һәм куркаклык турында кискен мәсьәләләрне күтәрә. Аның әсәрләре Россия һәм дөнья театрларында куелуын дәвам итә, экранлаштырыла һәм төрле буын укучыларының мәхәббәтен казана.

Истәлеге

Санкт-Петербургта язучы яшәгән йортка мемориаль такта куела. Казанда бер урам аның исеме белән атала.