Биографиясе

1901 елның 4 марты, Казан губернасы, Зөя өязе Татар Танае авылы — 1990 елның 19 гыйнвары, Казан.

Гражданнар, Бөек Ватан сугышларында катнаша.

«Касыймия» мәдрәсәсендә, Казан университетының эшчеләр факультетында (1922–1925), 1 нче Мәскәү университетында (1926–1931) укый.

1918 елдан авыл мәктәпләрендә укыта.

1931–1943 елларда Татарстан дәүләт нәшриятында мөхәррир, 1949–1950 елларда «Совет әдәбияты» журналы мөхәррире.

1958–1961 елларда ТАССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе.

Иҗаты

Язучының беренче хикәяләре 1919 елда нәшер ителә.

Шамов иҗатының төп темасы — совет кешесенең рухи, гражданлык үсеше. Аның әсәрләрендә татар авылы тормышы, ике сугыш вакыйгалары, сугыштагы көрәштәшләре турында истәлекләр, соц. әхлак формалашу чагылыш таба. «Рәүфә» (М., 1928), «Бер мәхәббәт турында» (1935), «Хикәяләр» (1941) повесть һәм хикәя җыентыклары, «Көннәрдән бер көнне» (1959), «Яңгырлы кичтә» (1964), «Буранлы төндә» (1981) хикәя һәм очерк җыентыклары, «Чын хикәяләр» (1986), «Картлар» (1999) мемуарлар җыентыклары, публицистик язмалар авторы.

Н.В.Гоголь, А.С.Пушкин, Л.Н.Толстой, А.П.Чехов, Ф.В.Гладков, В.Ф.Панова һ.б.ның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Ф.Әмирхан (1957, 1 т.), Г.Ибраһимов (1975, 2, 3 т.; 1976, 4 т.) әсәрләре җыентыкларын басмага әзерли.

Шамов әсәрләре рус, венгр, казакъ, чуаш, башкорт һ.б. телләргә тәрҗемә ителә.

1959–1963 елларда ТАССР ЮС депутаты.

Бүләкләре

Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре    

Сайланма әсәрләр. К., 1954.

Әдәбият   

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т. 2.