- РУС
- ТАТ
(Әмдәми), суфи шагыйрь
XVII йөзнең 2 нче яртысы — XVIII йөзнең 1 нче яртысында яши.
Мәдрәсәне тәмамлаганнан соң (1694), Тубыл шәһәрендә ахун булып хезмәт итә.
Дини-дидактик эчтәлекле «Нәсыйхәтнамә» (Тубыл, 1703) поэмасы авторы. Китап суфичылык идеяләре нигезендә һәм фарсы шагыйре Ф.Гаттарның «Панднамә» әсәре тәэсирендә иҗат ителә. Моны поэмада Шәкүр бине Гаваз үзе дәлилли. «Нәсыйхәтнамә»дә автор кеше тәрбияләү һәм кешенең үз-үзен тәрбияләү проблемасын күтәрә. Кешене байлыкка омтылмаска, гөнаһ кылмаска, өметен өзмәскә, авырлыкларны һәм сынауларны сабырлык белән кичерергә өнди, чөнки, аның фикеренчә, дөньяда барлык нәрсә Аллаһ кушканча була.
Сайфулина Ф.С. Произведение Амдами «Насихатнамэ» в контексте суфийской литературы средневековья // Вестн. Башк. университета. 2010. Т. 15, № 1.
Автор — А.М.Ахунов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.