Биографиясе

1936 елның 12 ноябре, Казан – 2010 елның 16 декабре, Бөек Новгород шәһәре.

1959 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, радиоидарә кафедрасы мөдире (1971–1977 еллар). 1977 елдан Новгород политехник институтында (хәзер Новгород университеты), ректор (1977–1982 еллар), радиотехниканың теоретик нигезләре кафедрасы мөдире (1977–1993 еллар), теоретик һәм махсус физика кафедрасы профессоры (1993 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Симметрик тасмасыман сызыклар ярдәмендә күп ноктадан ярсытыла торган үтә югары ешлыклы кәкресызыклы ярыклы антенналар буенча фәнни юнәлешкә нигез сала.

Хезмәтләре электродинамика өлкәсенә, антенналар синтезына һәм аларны автомат проектлаштыруга карый. Радцигның фәнни-тикшеренү нәтиҗәләре оборона техникасының төрле системаларында куллану таба.

Хезмәтләре

О решении задач реализации амплитудно-фазового распределения поля в криволинейных щелевых излучателях // Вопр. радиоэлектроники. 1969. Вып. 12.

Исследование щелевых антенн с покрытием. Новгород, 1980 (автордаш).

Регуляризация интегральных уравнений щелевых и вибраторных антенн // Докл. РАН. 1995. Т. 344, № 4 (автордаш).