Биографиясе

1924 елның 14 апреле, Арча кантоны Күәм авылы — 1998 елның 28 октябре, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1957), авыл мәктәбендә укыта.

1958–1962 елларда — Татарстан китап нәшриятында.

Бөек Ватан сугышында катнаша; сугыш иҗатының төп темасына әверелә.

Иҗаты

«Үлемнән көчлерәк» (1969), «Ташлардагы язулар» (1975), «Үлемне җиңгән батыр» (1978), «Исемнәре мәрмәрдә» (1982), «Мәңгелек исемлектә» (1985) һ.б. очерк җыентыклары сугыш батырларына; «Легенда егетләре» (1965; русчага тәрҗемәсе «Парни из легенды», 1978) документаль повесте Сталинград янында һәлак булган Советлар Союзы Геройлары Р.Ибаррури, В.Г.Каменщиков, Х.В.Фәттахетдинов батырлыкларына багышлана.

«Минем шатлыгым» (1962), «Яраннар чәчәк аткан» (1984), «Төнбоеклы күл буенда» (2004) һ.б. лирик шигырь җыентыклары, балалар өчен «Бәхетле көнем» (1951), «Чәчәкләр сөйләшә» (1964), «Кыңгырау чәчәкләр» (1988) һ.б. шигырь җыентыклары авторы.

М.Хәйретдингә багышланган «Сугыш язмалары» (1968); сугыш кырларында һәлак булган татар язучыларының әсәрләрен, аларның тормышы һәм иҗаты турында очеркларны үз эченә алган «Абдулла Алиш» (1970), «Алар сафта» (1985) җыентыкларының автор-төзүчесе.

Әдәбият   

Хәйбуллин И. Йөрәккә күчкән язулар // Казан утлары. 1977. № 7.