Биографиясе

1932 елның 14 апреле, Пенза өлкәсенең Бичи авылы – 1994 елның 3 марты, Казан.

Азәрбайҗан политехника институтын тәмамлаганнан соң (1956), Горький өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә эшли.

1958–1960 елларда Горький тимер юлының Казан бүлекчәсендәге «Дорпроект» проектлау конторасында архитектор, 1960–1962 елларда ТАССР Коммуналь хуҗалык министрлыгы архитекторы, 1962–1971 елларда «Татаргражданпроект» институтында проектларның баш архитекторы.

1962–1967 елларда СССР Архитекторлар берлегенең Татарстан оешмасы рәисе.

Бер үк вакытта 1969 елдан Казан төзелеш инженерлары институтында архитектур проектлау фәнен укыта.

1971–1990 елларда Казан шәһәренең баш архитекторы. 1990 елдан мөстәкыйль иҗат остаханәсе җитәкчесе.

Иҗаты

1980 елларда аның җитәкчелегендә Казанның үзәк өлешен, шәһәрнең «Төньяк Елга аръягы» төбәген, архитектура истәлекләрен саклау зоналарының детальләп планлаштыру проектлары, шәһәрнең тарихи кварталларын үзгәртеп кору проектлары эшләнә һәм Казанның функциональ-тирәлек моделе барлыкка китерелә.

М.Х.Агишев проектлары белән Казанда шәһәр яны вокзалы (1967), «Татарстан» кунакханәсе (1970), Татар академия театры (1986, автордаш), Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында мәчет (1994, архитектор Т.М.Агишев белән берлектә) һ.б. корылмалар төзелә.

М.Х.Агишев – М.Вахитов һәйкәленең архитектур чишелеше авторы (1985, архитектор В.А.Петербуржцев һәм А.В.Степанов белән берлектә).