Биографиясе

1952 елның 1 октябрендә Тукай районы Иштирәк авылында туган.

Казан университетын тәмамлый (1975).

1977 елдан Зәй шәһәрендә яши, район комсомол комитетында инструктор, «Дуслык байрагы» газетасында әдәби хезмәткәр.

1979 елдан Чаллыда: «Таң йолдызы» газетасы һәм «Аргамак» журналы редакцияләрендә эшли.

1992–2006 елларда «Мәгърифәт» китап нәшрияты директоры.

Иҗаты

Р.Х.Сәлимҗанов иҗатына фәлсәфи уйланулар, юмор хас. «Елан мөгезе» (1984) исемле юмористик хикәяләр җыентыгында алдакчы, зәвыксыз, беркатлы авыл кешеләреннән көлеп язган әсәрләре тупланган. «Күкеле сәгать» (1986) җыентыгы балаларга атап язылган. Р.Х.Сәлимҗанов шулай ук «Акъярдагы ахырзаман» комедиясе (Минзәлә татар драма театры 1988 елда сәхнәгә куела), «Амбар кенәгәсе» (1989) исемле роман авторы. Публицистик мәкаләләре татар милли үзаңы үсеше мәсьәләләренә карый.