Кече Сөлчә елгасының (Олы Сөлчә, Олы Чирмешән елгалары бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 10 км, бассейнының мәйданы 30,5 км2. Идел аръягы түбәнлегеннән ага, Аксубай районында. Елга башы Аксубай урман заводы поселогы тирәсендәге урман массивында, тамагы – Түбән Баланда авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 150 м, тамагыныкы – 90 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 45%.

Канавканың 3,8 км озынлыктагы кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,45 км/км2. Туенуы катнаш, абсолют күпчелек кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 94 мм, ташу агымы катламы 90 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,004 м3/с.

Суы бик каты: язын 9-12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 20-40 мг-экв/л. Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.