Биографиясе

1948 елның 29 июлендә Казан шәһәрендә туган.

Рус телендә яза.

Ташкент университетын (1974 ел), А.М.Горький исемендәге Әдәбият институтын (Мәскәү, 1984 ел) тәмамлый.

Иҗаты

«Пролог» (1984 ел), «Салкын иртә» («Холодное утро», 1989 ел), «Вакыт уза» («Кончается время», 2006 ел), «Чыңгызханның алтын быргысы» («Золотая труба Чингиз-хана», 2007 ел) шигъри җыентыклары авторы.

Башлангыч чор лирикасына эчкерсезлек, самимилек хас. Тора-бара Рәсүлева поэзиясе фәлсәфи юнәлеш ала.