Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда нигез салына. Оештырылган вакытыннан Мамадыш районында. Хәзер Красная Горка авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1920 елларда – поселок территориясендә Разумов совхозы, 1931 елда “Мамадыш” совхозы оештырыла. 1961 елда – “Мамадыш” нәселле терлек үрчетү совхозының 2 нче бүлеге, 1990 елда – “Зеленогорский” совхозы, 1994 елда – “Зеленогорский” күмәк предприятиесе (2002 елга кадәр Рус Пакшины поселогы, Керәшен Пакшины авылы белән бергә) булдырыла. 2008 елдан хәзергә кадәр “Омар” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бүлеге.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, сарык асрау, умартачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1957 елда урта мәктәп ачыла (бинасы төзелә, күрше авыллардан килеп укучылар өчен тулай торак була), 1990 елларда – тулы булмаган урта, 2010 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә (2015 елдан Мамадышның К.А.Вәлиев исемендәге 2 нче лицее филиалы).

Хәзер поселокта клуб (1948 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты (2015 елдан) бар.

Халык саны

1938 елда — 346,
1949 елда — 500,
1958 елда — 601,
1970 елда — 518,
1979 елда — 332,
1989 елда — 236,
2002 елда — 266,
2010 елда — 234,
2017 елда — 190 кеше (татарлар – 60%, руслар – 38%, башка милләтләр – 2%).