Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигез салына. Башка мәгълүматларга караганда, XVII йөздә Идел елгасы буенда урнашкан авыллардан халыкның хәзерге Бортас, Красновидово авыллары янына күчеп утыруы нәтиҗәсендә барлыкка килә.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, сәүдә таралган була.

XX йөз башында монда мәчет (1930 еллар уртасында ябыла), мәктәп (1806 елдан дип фаразлана), җил тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 917,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Олы Кариле волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзер Олы Бортас авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Безнең теләк» колхозы оештырыла, 1950 елда «Искра» (Кече Бортас авылы) һәм «Бәдри ударник» (Казыево Ключищи поселогы, хәзер юк) колхозлары белән «Искра» колхозына (үзәк утары авылда урнаша) берләштерелә. 1958 елда аның составына Р.Люксембург исемендәге колхоз (Балчыклы авылы) керә, 1990 елда составыннан «Алга» колхозы (Балчыклы авылы) бүленеп чыга. 1994–2003 елларда «Искра» күмәк предприятиесе, 2003–2007 елларда «Искра» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы «Бортас» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Бортас» бүлекчәсендә башлыча авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1990–1999 елларда авылда китапханә, 2012 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли. Мәдәният йорты (1930 елларда клуб буларак оеша; 2005 елдан элекке мәктәп бинасында урнаша), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Мәдәният йорты каршында «Ак каен» театр коллективы (2013 елдан) һәм «Кубәләк» балалар вокаль ансамбле (2014 елдан) эшли.

Халык саны

1782 елда – 106 ир-ат;
1859 елда – 375,
1884 елда – 485,
1897 елда – 630,
1908 елда – 733,
1920 елда – 660,
1926 елда – 380,
1938 елда – 326,
1949 елда – 252,
1958 елда – 166,
1970 елда – 87,
1979 елда – 74,
1989 елда – 68,
2002 елда – 72,
2010 елда – 52,
2017 елда – 48 кеше (татарлар).