Биографиясе

1888 ел, Казан губернасы Олы Шыңар авылы – 1916 елның 8 апреле, Казан шәһәре.

Казанда 1 нче реаль училищедә укый, 1905 елда студентлар чуалышларында катнашканы өчен аннан куыла.

1908 елдан «Йолдыз» газетасы редакциясендә эшли, шунда үзенең беренче хикәяләрен бастыра. Соңыннан алар «Мәлиха куаклыгы» (1918 ел) җыентыгына керәләр (1979 елда М.Мәһдиев кабат бастыра).

XX йөз башында татар матбугатында Рахманколыйның публицистик мәкаләләре һәм тәрҗемәләре актив басыла. Татар теленә А.С.Пушкин, Л.Н.Толстой, И.С.Тургенев, М.Горький, В.Гюго әсәрләрен, фәнни-популяр китаплар һәм брошюралар тәрҗемә итә.

Мәктәп һәм мәдрәсәләр өчен «Русча-татарча кесә лөгате» (1915 ел), русча-татарча, татарча-русча сүзлекләр һәм уку ярдәмлекләре авторы.

Әдәбият

Гайнуллин М. Татарская литература и публицистика начала ХХ века. Казань, 1983.

Татар әдипләре һәм мәгърифәтчеләре (ХХ йөз башы): Биобиблиогр. сүзлек. Казан, 2005;

Автор – А.М.Ахунов