Эчтәлек

Татарстан Республикасының тарихи-сәяси документларының Үзәк дәүләт архив бинасы

Казан

1929 елның 18 маенда ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты секретариаты карары буенча ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты партия тарихы бүлеге каршында партия архивы буларак оештырыла. 1929 елның 28 июнендә ВКП(б)ның ҮК секретариаты тарафыннан расланган «ВКП(б)ның Бердәм партия архивы турында күрсәтмә»гә нигезләнеп, Бердәм партия архивы филиалы буларак эшли.

Партия архивы алдына җирле оешмалар тарихына караган документларны җыю, саклау һәм өйрәнү бурычлары куела. Аның нигезен Истпартның Казан бүлеге хезмәткәрләре М.К.Корбут, С.Лифшиц, Н.Знаменский һ.б. тарафыннан җыелган Казан губернасы сәяси партияләре һәм революцион хәрәкәтләре тарихына караган документлар тәшкил итә.

1939 елның 2 декабрендә Истпарт бүлекләре ябылганнан соң, партия архивы ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты карамагына күчә. 1953–1959 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты каршындагы Партия тарихы институтына буйсына. 1960 елда КПССның Татарстан өлкә комитеты партия архивы итеп үзгәртелә, 1990 елның сентябреннән — КПССның Татарстан республика комитетының партия архивы. РСФСР Президентының 1991 ел 6 ноябрь «РСФСР Коммунистлар партиясе һәм КПСС эшчәнлеге турында» Указына, ТССР МКның 1991 ел 10 ноябрь карарына нигезләнеп, партия архивы җирлегендә Татарстанның иң яңа тарихына кагылышлы документларны саклау һәм өйрәнү үзәге оештырыла, ул ТР МКның 1996 ел 7 март карары белән Татарстан Республикасының тарихи-сәяси документларны саклау үзәк дәүләт архивы итеп үзгәртелә.

Архив документларны саклый һәм аларның исәбен алып бара, документларның халәтен яхшырту буенча эш башкара, «югалып баручы» текстларны торгыза, архив фондларын туплауны дәвам итә, документларның фәнни һәм гамәли мөһимлегенә экспертиза үткәрә, аларның серлелеген гамәлдән чыгара.

2012 елның 1 гыйнварына архивта 1883–2011 елга караган 1038249 дан артык саклау берәмлеге булган 4914 фонд һәм 9878 фотодокумент исәпләнә. Фәнни-белешмә китапханәдә 4500 елдан артык китап, революциягә кадәрге һәм совет хакимиятенең беренче елларындагы 1814 данә журнал, 1857–1998 еллардагы рус һәм татар телләрендәге газеталарның 656 тупламасы саклана.

Архивның фәнни-белешмә аппараты тасвирламалардан, фондлар буенча һәм системалы каталоглардан, тематик һәм исемле белешмәлекләрдән, партия һәм комсомол органнарының конференцияләрендә, пленумнарында, активларында, бюро һәм секретариат утырышларында каралган мәсьәләләр исемлегеннән гыйбарәт. Фондларның документлары төп эш башкару кәгазьләренең һәм персональ характердагы эшләр тасвирламалары яки ике төр документларны да үз эченә алган тасвирламалар буенча урнаштырылган.

1991 елга кадәр архив партия һәм комсомолның өлкә, район, шәһәр һәм беренчел оешмалары документлары белән туплана (алар архив фондларының төп өлешен тәшкил итәләр). Архивта КПСС һәм комсомол эшчәнлеге турындагы чыганаклардан тыш, ТАССР төзелү, республикада сәнәгать үсеше турындагы мәгълүматлар, заводлар, колхозлар, совхозлар, уку йортлары һәм мәдәният оешмалары тарихы буенча документлар да саклана.

Фондларда 1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашучыларның хатлары, фоторәсемнәре, шәхси документлары; революция вакыйгалары, Гражданнар сугышы, күмәкләштерү турындагы хатирәләр, мәкаләләр, шәхси документлар; партия һәм комсомол ветераннарының, революцион хәрәкәтләрдә, Гражданнар сугышында һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фоторәсемнәре, хатлары бар.

1993 елдан архив саклау өчен иҗтимагый-сәяси оешмаларның, партияләрнең һәм хәрәкәтләрнең документларын кабул итә (фондларда Бөтентатар иҗтимагый үзәге, «Ватан» оешмасы, «Бердәмлек һәм прогресс» партиясе, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һ.б.ның эшчәнлеге турындагы материаллар саклана). РСФСР Президентының «СССР дәүләт куркынычсызлыгы комитеты архивлары турында» 1991 ел 27 август Указы нигезендә 1993–1995 елларда ТР Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты тарафыннан Татарстанда туган элеккеге хәрби әсирләрнең сер булудан туктаган документлары һәм 1920–1950 елларда репрессияләнгән фән, әдәбият, сәнгать эшлеклеләренең (алар арасында Һ.Атласи, Г.Ибраһимов, К.Нәҗми, Б.Урманче документлары бар) архив-тикшерү эшләре саклау өчен тапшырыла.

1924–1997 елларда архив хезмәткәрләре тарафыннан 50 елдан артык очерклар һәм документлар җыентыклары әзерләнә һәм нәшер ителә; алар арасында — «Татарстан большевиклары чит илләр интервенциясе һәм Гражданнар сугышы елларында» («Большевики Татарии в годы иностранной военной интервенции и Гражданской войны», 1961), «Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында» («Татария в годы Великой Отечественной войны», 1963), «Татарстан АССРны индустрияләштерү» («Индустриализация Татарской АССР», 1968), «Халык бәхете өчен көрәшүчеләр» («Борцы за счастье народное», кн. 1, 1967; кн. 2, 1983; кн. 3, 1988), «Кайтарылган исемнәр» («Возвращённые имена», 1990).

Архив җитәкчеләре: С.С.Гафуров (1929–1935), Я.С.Кормухин (1935–1949), С.П.Люшин (1950–1953), А.И.Лебедева (1953–1967), М.Б.Кочурова (1967–1977), Г.К.Касыймов (1977–1985), Д.Р.Шәрәфетдинов (1986–1991), Н.В.Юсупова (1992–2006), В.Г.Хәмидуллина (2006 елдан).

Әдәбият      

Центральный государственный архив историко-политической документации Республики Татарстан: Путеводитель. М., 1999.

Автор — Л.М.Айнетдинова