Эчтәлек

1906–1913 елларда төрле исемдә эшли: Шәрәфләр басмаханәсе, «Үрнәк», Казаков В.Е., Антонов Л.П. ташбасмаханәсе.

1906 елның 1 ноябрендә галим һәм мәгърифәтче Г.Шәрәф тырышлыгы белән «Мәгариф» нәшриятының техник базасы буларак ачыла һәм «Матбагаи Шәрәф» дип атала башлый. Беренче басмасы — М.Гафуриның «Яшь гомерем» исемле шигырьләр җыентыгы. М.Гафуриның дүрт җыентыгы, Г.Тукайның өч җыентыгы, рус шагыйрьләренең бер җыентыгы кергән «Шигырьләр мәҗмугасы» сериясе; татар халык җырлары, фәнни-популяр әсәрләр җыентыклары, тарих, медицина, татар теле грамматикасы буенча китаплар, сәяхәт очерклары һ.б. басыла. Басмаханә, нигездә, «Мәгариф», «Сабах» (Казан), «Хезмәт» (Троицк) нәшриятлары, Х.Әбүзәров, Ә.Исхаков, Н.Сөләйманов, бертуган Шәрәфләр заказлары буенча эшли. Г.Шәрәф басмаханәсендә чыккан 106 басманың 20 гә якыны хөкүмәткә каршы юнәлештә булганы өчен эзәрлекләнә. Монда татар демократик матбугаты — «Әхбар» газетасы, «Тәрбия», «Казан мөхбире» журналлары басыла. 1906 елның ноябрь–декабрь айларында гына да тиражы 37280 данә булган сәяси тема буенча 13 исемдә китаплар нәшер ителә. Басмаханәне 1908 елның уртасында ябалар (сәбәбе — цензура фикеренчә, баш күтәрүгә чакырган «Форъядлар» шигыре басылуда), 1908 елның ноябрендә аның җирлегендә Г.Ю.Саинов тарафыннан «Үрнәк» басмаханәсе ачыла. Шул елның декабрендә 13 китап басыла: А.С.Пушкинның «Таш кунак» («Каменный гость»), Л.Н.Толстой хикәяләре, И.Богдановның «Зөләйха һәм Фатыйма» пьесасы, география һәм татар теле дәреслекләре. Татар телендә гомуми тиражы 480665 данә булган 152 исемдә китап нәшер ителә: аларның 79 исемдәгесе — Ф.Әмирхан әсәрләре, Г.Камал драмалары, 9 ы — Г.Тукай шигырьләре. Н.В.Гоголь, М.Горький, Д.Дефо һ.б.ның тәрҗемә әсәрләре дә басыла. География, математика буенча дәреслекләр, фәнни-популяр әсәрләр, календарьлар, рус, фарсы һ.б. телләр үзөйрәткечләре нәшер ителә. Продукциянең яртысын басмаханәнең үз хисабына басылган китаплар тәшкил итә. 1911 елда нибары 11 китап басыла. 1911 елның 18 гыйнварында басмаханә ябыла. 1911 елның 20 апрелендә Г.Шәрәф аны рәсми рәвештә В.Е.Казаковка сата. Әмма Г.Ю.Саинов вакытындагы кебек үк аның чын җитәкчесе булып кала. Басмаханәдә 163 исемдә җиһаз, шул исәптән 1 тиз баса торган машина, 1 «Американка» басу машинасы, 9 мең сумлык 112 поттан артык хәреф була. Басмаханәдә 8 кеше, шул исәптән 3 хәреф басучы, 4 хәреф җыючы эшли. Татар телендә 1,5 ай эчендә гомуми тиражы 49,5 мең данә булган 14 китап басыла (Байронның С.Сүнчәләй тәрҗемәсендәге «Шильон тоткыны», З.Бәшири хикәяләре, дәреслекләр һ.б.). 1911 елның 26 ноябрендә «Төрле-төрле җырлар» дигән татар халык җырлары җыентыгына арест салына, цензура фикеренчә, әлеге җырлар «дошманга каршы сүз белән генә түгел, туры мәгънәсендә корал белән дә көрәшергә» чакыралар. Килеп туган хәлләр «Үрнәк» басмаханәсенең ябылуына китерә.

1911 елның ахырында ул Л.П.Антонов ташбасмаханәсе составына керә. 1912 дә, татар хәрефләре сатып алынганнан соң, 106,5 мең данә тираж белән 26 исемдәге татар китабы басыла. 1911–1913 елларда татар телендә гомуми тиражы 295 мең данә булган (нигездә, «Мәгариф» нәшрияты заказлары) 76 китап нәшер ителә. Балалар өчен китаплар, календарьлар, шигырьләр, фәнни хезмәтләр басыла. 1913 елның ноябрендә «Мәгариф» нәшриятының бер үк исемдәге үз басмаханәсе ачыла, ул М.М.Мостафин исеменә рәсмиләштерелә. Пайчылары — Г.Камал, М.Корбангалиев һәм Г.Шәрәф; соңгысы оештыручы һәм җитәкче булып кала. Басмаханәдә 2 тиз баса торган машина, 100 пот рус һәм 700 пот татар шрифты була. Анда 10–15 кеше хезмәт куя. 1917 елга кадәр гомуми тиражы 530350 данә тәшкил иткән 147 исемдәге китап басыла. Төрле исемнәрдә эшләп килгән «Мәгариф» басмаханәсе 1906 елдан  1917 елга кадәр гомуми тиражы 1,4 млн данәдән артып киткән 419 китап бастыра. Октябрь революциясеннән соң балалар өчен китаплар, милли мәктәпләр өчен дәреслекләр нәшер ителә, РКП(б) каршындагы мөселман оешмаларының үзәк бюросы заказларын — «Коммунистик манифест» (1918), «Икмәк монополиясе» (1918) брошюралары, листовкалар һ.б. басыла. 1919 елның июнендә, бертуган Кәримовлар басмаханәсе белән берләшкәннән соң, ул 6 нчы дәүләт басмаханәсе исемен ала, 1922 елдан — К.Якуб исемендәге басмаханә.

Әдәбият

Кәримуллин Ә.Г. Беренче татар китаплары // Историко-культурное наследие = Тарихи-мәдәни мирас. К., 2009;

шул ук. Татарская книга начала XX века. К., 1974; Здравствуй, Книга! К., 1989.