Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
Габдрахманов Хәбибрахман Габдрахман улы. Шагыйрь
1914 ел, Вятка губернасы, Малмыж өязе Янгул авылы – 1942 елның ноябре, Калинин өлкәсе Максатиха тимер юл станциясе.
1936 елда Казан педагогика институтын тәмамлый.
Алабуга педагогика училищесендә укыта.
Бөек Ватан сугышында катнаша. Мәскәү өчен барган сугышларда яралана, госпитальдә вафат була.
Очерклар, «Чәчәк ява» (1937) шигырьләр җыентыгы, тәмамланмаган «Шомырт чәчәкләре» повесте авторы.
Алар сафта. Казан, 1961.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.