1799 елның 26 мае, Мәскәү — 1837 елның 29 гыйнвары, Санкт-Петербург, Святогорск монастыренда җирләнә, хәзер Псков өлкәсенең Пушкинские Горы поселогы.  

«Руслан һәм Людмила» («Руслан и Людмила», 1820), «Кавказ тоткыны» («Кавказский пленник», 1822), «Бакчасарай фонтаны» («Бахчисарайский фонтан», 1824), «Чегәннәр» («Цыганы», 1827), «Полтава» (1829), «Бакыр җайдак» («Медный всадник», 1837) шигъри поэмалары, «Евгений Онегин» (1833) шигъри романы, «Капитан кызы» («Капитанская дочка», 1836), «Белкин повестьлары» («Повести Белкина», 1837), «Дубровский» (1841) романнары, драма әсәрләре, әкиятләр, публицистик мәкаләләр авторы.

«А.С. Пушкинныӊ портреты»

Рәссам Г.А. Кипринский. 1827

Е.И.Пугачёв җитәкчелегендәге 1773–1775 елгы Крәстияннәр кузгалышы турында тарихи-документаль роман язу нияте белән, 1833 елның сентябрендә Пушкин Казанда булып китә. Шәһәргә ул 5 сентябрьдән 6 сентябрьгә каршы төндә килә. Икенче көнне Постаучылар бистәсендә постаучы В.П.Бабин белән очраша. Ул, шул көннәрнең шаһиты булган әти-әнисе сүзләреннән чыгып, шагыйрьгә 1774 елның июль вакыйгалары турында сөйли. 7 сентябрьдә П. К.Ф.Фукс белән таныша. Аның турында «Пугачёв тарихы» («История Пугачёва», 1834) романының искәрмәләрендә болай дип яза: «Мин аңа биредә тасвирланган чор һәм шушы як турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар ала алганым өчен бик рәхмәтлемен». Әүвәле Пугачёв ставкасы урнашкан урынга — Арча кырындагы Троицкая Нокса авылына (хәзер Казан шәһәренә керә) һәм Кремльгә бара, яшүсмер чагында пугачёвчылар тарафыннан кулга алынган сәүдәгәр Л.Ф.Крупеников белән очраша. 8 сентябрьдә Пушкин Казаннан китеп бара, юлда үзенең көндәлегенә: «Биредә мин картлар, минем геройның замандашлары белән кайнаштым, шәһәр читләрен урап уздым, сугыш барган урыннарны карап чыктым, сораштым, язып алдым һәм бу җирләргә килеп чыгуымнан бик канәгать калдым», — дип яза.

Шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан 1899 елда Казан университеты каршында А.С.Пушкин истәлегенә Рус телен сөючеләр җәмгыяте оештырыла.

1956 елда М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры янында Пушкинга һәйкәл куела (скульптор Н.К.Вентцель).

Әсәрләре

Собр. соч.: В 10 т. М., 1974–78.

Әдәбият

Архангельский А.С. А.С.Пушкин в Казани (5–8 сентября 1833 года): Несколько заметок о пребывании А.С.Пушкина в Казани с присоединением относящихся к этому литературных материалов. К., 1899;

Бобров Е.А. А.С.Пушкин в Казани // Пушкин и его современники: Материалы исследования. СПб., 1905. Вып. 3.

Автор — М.М.Сидорова