Биографиясе

1940 елның 11 феврале, Кырым АССРның Евпатория шәһәре  — 2010 елның 14 апреле, Алабуга шәһәре.

Харьков төзүче-инженерлар институтын тәмамлый (1964).

Братск урман сәнәгате комплексын, КамАЗ, «Атоммаш» (Ростов өлкәсенең Волгодонск шәһәре) заводын төзүдә катнаша.

1971 елдан Чаллыда яши.

Беренче шигырьләре матбугатта 1962 елда басыла башлый. Иҗатында мәхәббәт һәм гражданлык лирикасы өстенлек итә. «Гулливерлар» («Гулливеры», 1970), «Танышу» («Знакомство», 1986), «Күрәзә өчен түләү» («Плата за гадание», 1990) шигьри җыентыклары авторы.

«Шәһри Китеж турында уйлану» («Дума о граде Китеже», 1970), «Төзелеш» («Стройка», 1989), «Алексей һәм Афросинья» («Алексей и Афросинья», 2000) поэмаларында Россиянең тарихи вакыйгалары автор фикерләвендә бирелә. «Критерийлар» («Критерии», 1998) поэмасы поэзиянең кеше шәхесе үсешенә тәэсир итүенә багышлана. Рус теленә Г.Тукай, Г.Кашапов, И.Юзеев, Н.Мадьяров, Р.Миңнуллин һ.б.ның шигырьләрен тәрҗемә итә.

Әдәбият  

Хуснуллин Х. Идущий за четвёртым ветром // Светлый путь. 1992. 24 октябрь

Автор — Р.Р.Мусабәкова