Биографиясе

XIX йөз ахыры, фаразлауларча, Чистай өязе Күлбай Мораса авылы — XX йөз башы.

Аның әсәрләре арасында 1903 елда Перов басмаханәсендә (Казан) басылган һәм догалар, саклау бөтиләреннән торган аклы-каралы шәмаил (40×60 см) бар. Геометрик фигуралар (түгәрәк һәм квадрат) эчендәге ачык каллиграфик язулар үсемлек үрнәкләре белән табигый ярашып килә; композициянең характеры (симметрия һәм асимметриянең, шартлы һәм реалистик бизәкләрнең контрастлы кушылмасы, формаларның нәфислеге) модернизм стиле йогынтысын дәлилли. Шәмаилнең аерым фрагментлары тылсымлы символларны чагылдыра (Мөхәммәд пәйгамбәрнең сандалы сурәте, түгәрәк әйләнәләре рәвешендәге «изге мөһер», догалык формулалары таблицасы, «Фатыйма кулы» сурәте һ.б.).

Нургали бине Мөхәммәд 1904 елда Казанда бертуган Кәримовлар басмаханәсендә басылган «Сөләйман (Соломон) мәйданы» төсле ташбасма шәмаилендә (53×71 см) Сөләйман пәйгамбәрне зурлаган каллиграфик текст белән аллегорик сюжетны (ачык итеп ясалган урындыклар һәм шартлы челтәрләр белән бизәлгән пәрдә сурәте) сыйдырган.

Нургали бине Мөхәммәднең бертуган Кәримовлар басмаханәсендә басылган өченче — «Сөләйман тәхете» шәмаиле елларда (53–71 см) Сөләйман пәйгамбәргә багышланган (1906).

Шәмаилләр ТР Милли музеенда, ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты архивында саклана.

Әдәбият

Шамсутов Р.И. Слово и образ в татарском шамаиле: От прошлого до настоящего. К., 2003.

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова