Биографиясе

Якынча 1369 ел — 1417 ел, Алеппо шәһәре, Сүрия.

Төрки, фарсы, гарәп телләрендә яза.

Дин гыйлемен, мантыйк, математика, астрономияне өйрәнә.

Якын Көнчыгыш буйлап сәяхәт итә. Хәрефчелек (пантеистик тәгълиматның бер төре — «хәреф» сүзеннән килә; нигез салучысы — Фәйзулла Астрабатлы) тарата. Матурлыкны табигатьтән һәм аның иң югары баскычы булган кешедән эзләргә өнди.

Автор табигый куанычларга мәдхия җырлый, кеше акылы һәм матурлыгы алдында баш ия.

Рәсми руханиларны тәнкыйтьли, алар «дин белән сату итүчеләр» ди.

Көферлектә гаепләнеп үтерелә.

Нәсими шигырьләре суфи шагыйрьләр җыентыкларына, шулай ук «Бакырган китабы»на да кертелә. Нәсими иҗаты С.Рәмиев, Н.Думави һ.б. татар шагыйрьләренә зур йогынты ясый.

Шигырьләре Ә.Исхак (1995) тарафыннан татарчага тәрҗемә ителә.

Әдәбият          

Смирнов В. Очерк истории турецкой литературы. СПб., 1892;

Ариф М. История азербайджанской литературы. Баку, 1971;

Араслы Г.Т. Имамеддин Несими: Жизнь и творчество. Баку, 1972.

Автор — Р.К.Ганиева