Эчтәлек

1954 елның 9 июлендә Актаныш районы Иске Балтач авылында туган.

Казан университетын тәмамлый (1977).

«Яшь ленинчы» (1976–1979), «Алга» (Горбунов исемендәге КАПО, 1979–1982) газеталарында, 1982–2016 елларда «Ялкын» журналында эшли.

«Ярату яралары» (2001), «Апрель кары» (2004), «Алтын йозак» (2009) шигъри җыентыклары, балалар өчен «Бүләк» җыентыгы (2012), хикәяләр авторы.

Ф.Мөслимова поэзиясенә гадилек, эчкерсезлек, хисләр тирәнлеге һәм нечкәлеге, шигырьнең эчке ритмын оста куллану, нечкә юмор хас.

Әдәбият

Вәлиев М. Оя тойгысы // Казан утлары. 2001. № 8.

Автор – Р.Р.Мусабәкова