Биографиясе

1927 елның 29 апреле, Тәтеш кантоны Нармонка авылы — 2016 елның 2 августы, Саратов шәһәре.

1941 елдан Тәтеш районының «Новый мир» колхозында эшли. Берьеллык авыл хуҗалыгы мәктәбен тәмамлаганнан соң (1945), кырчылык звеносы җитәкчесе итеп билгеләнә. Линькова җитәкчелегендә звено көзге бодай үстерүнең яңа агротехникасын үзләштерә, 1947 елда 1 га дан 30 ц дан артык арыш, 28,6 ц бодай уңышы алына.

1948–1979 елларда «Память Ильича» колхозында эшли, 1975–1976 елларда Тәтеш районының Фёдоровка авыл советы рәисе.

Бүләкләре

Герой исеме көзге бодай һәм арыштан югары уңыш алганы өчен бирелә. Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Герои Социалистического Труда Татарии: Док. очерки. К., 1984. Кн. 2;

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003.