Биографиясе

1941 елның 12 октябрендә Чепья, хәзер Балтач районы Арбор авылында туа.

Казан педагогия институтын тәмамлагач (1964), Мамадыш районы Үсәли (1964–1968) һәм Балтач районы Чепья (1968–1975) урта мәктәпләрендә директор урынбасары, Яңгул урта мәктәбендә (1975–1977) директор булып эшли, физика, математика фәннәре укыта.

1977–1991 елларда Балтач районында халык депутатларының район советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, 1991–2002 елларда район хакимияте башлыгы урынбасары.

Иҗаты

«Яшьлегем кайтавазы» (1993), «Гомерлек язым» (1995), «Бәхет» (2001), «Керим әле урманнарга» (2001); балалар өчен «Уеннан уймак» (1988), «Серләвек» (1999), «Югалган йомгак» (2001) җыентыклары авторы. Мөхәммәтшин — лирик шигырьләр һәм фәлсәфи эчтәлекле кыска шигырьләр остасы. Әсәрләрендә милли характерның иң матур үрнәкләрен, халык традицияләрен чагылдыра. Аның шигырьләренә композиторлар Р.Яхин, С.Садыйкова, Ф.Әхмәтов, Л.Батыр-Болгари тарафыннан язылган җырлар популярлык казана, 2001 елда «Җырлар тәлгәше» исемле видеокассетасы дөнья күрә. Матбугатта публицистик мәкаләләре басылып килә.

Төрек язучылары Ә.Боенага, Й.Тауаслы һәм И.Җанан китапларын татар теленә тәрҗемә итә. «Балтач энциклопедиясе»нең (Т. 1–2, 2006–10) төзүче-мөхәррире.

Әдәбият         

Гаташ Р. Туган җир гамен тоеп // Казан утлары. 2001. № 10;

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т. 2.

Автор — Г.М.Габделхакова