Биографиясе

1903 елның 19 сентябре, Әстерхан шәһәре — 1988 елның 11 марты, Казан.

Әстерхан рус гимназиясен тәмамлагач (1919), татар башлангыч мәктәпләрендә укытучы булып эшли.

1922 елда Казанга килә, Казан университетының медицина факультетында укый, бер үк вакытта ТАССР ХКСның юридик бүлегендә тәрҗемә эшен алып бара.

Сәмәрканд медицина институтын тәмамлый (1944).

Иренең — Г.Ибраһимовның шәхси сәркәтибе вазифаларын башкара; аның татар иҗтимагый фикере үсеше тарихы һәм революцион хәрәкәтенә багышланган «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре» («Татары в революции 1905 года», 1926) хезмәтен рус теленә тәрҗемә итә. 1927–1933 елларда Ялта шәһәрендә авыру ирен карый. 1934–1941 елларда Симферополь шәһәрендә: Кырым-татар язучылары турында китап чыгаруда катнаша, архив идарәсендә эшли, «Кызыл Кырым» газетасы редакциясе белән хезмәттәшлек итә.

1941 елда Сәмәрканд шәһәренә эвакуацияләнә, башта хастаханәдә табибә, соңрак Бөтенсоюз каракүл сарыклары үрчетү фәнни-тикшеренү институтында фәнни хезмәткәр булып эшли.

Г.Ибраһимов аклангач, аның тормышына кагылышлы мәгълүматлар җыю белән шөгыльләнә, язучыны белгән кешеләр белән хатлар алыша. «Г.Ибраһимов турында истәлекләр» (1966) җыентыгын бастырып чыгаруда катнаша. Г.Ибраһимовка багышланган «Большая жизнь» (1968) мемуарлар җыентыгы, «Яшьлек көннәре» (1975) документаль повесте, язучының тормышын һәм иҗатын, аның даирәсен колачлаган «Эзләнүләр» (1987) һәм «Олы юл» (1994) исемле истәлекләр җыентыгы авторы.

Әдәбият  

Хәмидуллин Л. Тирән хатирәләр иясе // Мәдәни җомга. 2003. 19 сент.;

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т. 2.

Автор — Л.Х.Хәмидуллин