Биографиясе

1941 елның 17 ноябрендә хәзерге Казахстан Республикасының Актүбә өлкәсенең Мартук поселогында туа.

Рус телендә яза.

Ташкент политехник институтын тәмамлый (1968).

1961–1980 елларда төзелеш оешмаларында прораб, инженер булып эшли.

1990 елдан Мәскәүдә яши.

Иҗаты

Беренче «Самсон тукталышы» («Полустанок Самсона») хикәясе «Родники» (М., 1971) альманахында басылып чыга.

Мирхәйдәров иҗатын ике чорга бүлергә мөмкин. 1970–1985 елларда ул кечкенә формаларда (хикәя, повесть) яза (Мәскәүдә басылып чыккан «Бәхет кошы» — «Жар-птица», 1971; «Оренбург шәле» — «Оренбургский платок», 1978; «Безне онытмагыз» — «Не забывайте нас», 1980 һ.б. җыентыклар). Шуннан соңгы елларда ул күләмлерәк әсәрләр иҗат итә.

Мирхәйдәров — үткен сюжетка корылган, детектив интригага нигезләнгән социаль-сәяси романнар авторы. Әсәрләренең геройлары — төрле дәрәҗәдәге сәясәтчеләр, хакимияткә менеп утырып, ришвәтчелеккә бирелгән чиновниклар, «күләгә»дә яшәүчеләр. Криминаль структуралар турындагы күпкырлы фактик материалны анализлау нәтиҗәсендә язылган «Җәяүле сәйран» («Пешие прогулки», М, 1988), «Кытай императорының сыңары» («Двойник китайского императора», М., 1989), «Кара аксөякләр» («Масть пиковая», М., 1990), «Мин хөкем итәм» («Судить буду я», М., 1992) романнары совет чорыннан соңгы болганчык еллар хроникасын тәшкил иткән тетралогиягә әверелә.

Мәхәббәткә багышланган «Иртәләгән сагыш» («Ранняя печаль», Днепропетровск, 1991) романында язучының беренче иҗади эшчәнлек еллары чагылыш таба, төп темалары үсеш ала. «Һәр нәрсәгә — акчалата» («За всё наличными», М., 1997) романы «яңа руслар» тормышын бәян итә, хәзерге көннең зур афёралары турында сөйли. Мирхәйдәров прозасына архитектониканың күпкатлылыгы, жанрлар синтезы хас.

Әсәрләре татар, инглиз, немец, француз, испан, венгр, чех, поляк, грузин, казах, үзбәк телләренә тәрҗемә ителә.

1997 елда Мартук шәһәрендә язучының музее ачыла.

Әсәрләре

Собрание сочинений. В 4 т. М., 1992–93;

Собрание сочинений. В 4 т. Днепропетровск, 1996.

Әдәбият       

Мустафин Ш.С. Культуру восстановить труднее, чем экономику (Беседы с писателем Раулем Мир-Хайдаровым). К., 2007.

Автор — Р.Р.Мусабәкова