- РУС
- ТАТ
1813, Лифляндия губернасы Венден шәһәре — 1879 елның 22 марты, Санкт-Петербург.
1835 елда Дерпт университетының медицина факультетын тәмамлый, 1836–1838 елларда Н.И.Пирогов җитәкчелегендә шул ук университетның хирургия факультетында эшли.
1838–1840 елларда Германия клиникаларында тәҗрибә үтә.
1840 елдан Казан университетының теоретик хирургия кафедрасында, 1846 елдан профессор, 1848–1870 елларда Санкт-Петербург медицина-хирургия академиясендә, 1848–1858 елларда госпиталь хирургиясе кафедрасы мөдире.
Гинекологиядә хирургия юнәлешенә нигез сала. Китер акушерлык-гинекология гамәлендә хатын-кыз авыруларын дәвалауның хирургик ысулларын куллана. 1846 елда, Россиядә беренче буларак, яман шешле аналыкны җиңсә аша алуны уңышлы башкара (Ф.О.Елачич белән берлектә). 1847 елдан наркоз куллана башлый. Акушерлык-гинекология эшләрен киң җәелдерә, Идел-Урал төбәгендә таныла.
Лечение геморроя // Зап. по части врачебных наук. 1844. № 2;
Вырезывание всей матки, поражённой раком, без выпадения, произведённое по новому способу ... // Зап. по части врачебных наук. 1847. № 4;
Руководство к изучению акушерской науки: В 2 ч. СПб., 1857–58.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.