Биографиясе

1934 елның 5 августы, Арча районы Ишнарат авылы — 1994 елның 11 декабре, Казан, туган авылында җирләнә.

1959 елда Казан университетын тәмамлый.

1959–1961, 1965–1976 елларда «Казан утлары» журналында бүлек мөхәррире, 1977–1984 елларда ТАССР Язучылар берлегендә, 1984 елдан Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият бүлеге мөдире, баш мөхәррир (1992–1994).

Иҗаты

«Якты юллар» (1975), «Прозаның гражданлык йөзе» (1983), «Затлылык» (1989), «Балта явызлар кулында» (1994) җыентыклары авторы. Аларда агымдагы әдәби процесска анализ ясала, Ә.Еники, Ф.Хөсни, Г.Әпсәләмов, А.Гыйләҗев, М.Мәһдиев, Р.Төхфәтуллин һ.б. язучыларның иҗади портретлары тасвирлана.

Миңнуллин иҗатына гражданлык хисе, язучы осталыгының үзенчәлеген күрсәтә белү хас.

Рус теленнән татар теленә Г.Уэллсның «Человек-невидимка» («Күренмәс кеше», 1979), Дж.Лондонның «Мартин Иден» (1982) әсәрләрен һ.б.ны тәрҗемә итә.

Әдәбият          

Галиуллин Т.Н. Тәнкыйть күгендәге йолдыз // Казан утлары. 2004. № 5;

Әдипләребез: Биобиблиографик белешмәлек. К., 2009. Т. 2.

Автор — Т.Н.Галиуллин