Биографиясе

1937 елның 11 мае, Уфа шәһәре — 1991 елның 9 ноябре, Мәскәү, Магадан шәһәрендә җирләнә.

Рус телендә яза.

1959 елда Киев университетын тәмамлаганнан соң, Чукоткага килә, 1966 елдан Магаданда яши, телевидение студиясендә, «Советская Чукотка», «Магаданская правда» газеталары редакцияләрендә эшли.

1973 елдан Магадан язучылары оешмасының җаваплы сәркәтибе.

Иҗаты

«Чукотка белән очрашу» («Встреча с Чукоткой»), «Үткел» («Перевал»), «Дәшмәү яры» («Берег молчания») телефильмнарының сценарий авторы. «Одиссей турында сөйлә» («Расскажи про Одиссея», Магадан, 1967), «Бик бәләкәй Җир шары» («Очень маленький земной шар», М., 1972), «Кит турындагы серле бер эш» («Совершенно секретное дело о ките», Магадан, 1983), «Котыптагы сәяхәтләр законы» («Закон полярных путешествий», Магадан, 1986), «Кит турында эш» («Дело о ките», М., 1994) хикәяләр җыентыклары авторы.

Мифтахетдинов Чукотка турында яза, аның геройлары — геологлар, каюрлар, сунарчылар. Хикәя һәм повестьларында язучы яшәешнең катлаулы мәсьәләләре турында уйлана: кем ул кеше, нәрсә ул яшәү, үлем? Аның китаплары эстон, поляк, болгар, испан, инглиз, француз телләренә тәрҗәмә ителә.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Автор — Р.Р.Мусабәкова