Биографиясе

1809 елның 3 (15) октябре, Воронеж шәһәре – 1842 елның 29 октябре (10 ноябре), шунда ук.

Воронеж прасолы (сатып алучы һәм терлек сатучы) гаиләсендә туа.1820 елда Воронеж ике сыйныфлы өяз училищесына укырга керә, бер елдан соң әтисе аны сәүдә эшләрендә ярдәм итү өчен аннан ала, гомеренең азагына кадәр шигъриятне сәүдәгәрлек белән бергә алып бара.

Беренче шигырьләрен (И.Дмитриев, В.Жуковский, А.Пушкинга ияреп) 15–16 яшендә яза башлый. Әдәби дебюты 1830–1831 елларда була. "Песни" һәм "Думы" әсәрләре аңа киң танылу китерә, аларда ул рус поэзиясендә беренче тапкыр крестьянның эчке дөньясын чагылдыра. Аның язмышында Н.В.Станкевич һәм В.Г.Белинский белән танышу һәм дуслык зур роль уйный: 1835 елда алар катнашында исән чактагы бердәнбер җыентыгы – "Стихотворения Алексея Кольцова" чыга, ә 1836 елда "Современник" журналында аның "Урожай" шигыре басыла. В.Г.Белинский белән хат алышу һәм дуслык шагыйрь гомеренең азагына кадәр дәвам итә.

Чахоткадан үлә.

Кольцов шигырьләренә җырларны А.С.Даргомыжский, М.А.Балакирев, М.П.Мусоргский, Н.А.Римский-Корсаков, шулай ук С.И.Танеев, Р.М.Глиэр, В.В. Золотарев, Н.С.Щербачёв иҗат итә; В.Г.Соколовның "Соловьем залётным" җыры бик популярлаша.

Истәлеге

Казан шәһәренең Киров районындагы урамнарның берсе аның исемен йөртә.

Әсәрләре

Полное собрание стихотворений. Ленинград: Советский писатель, 1958.