Биографиясе

1926 елның 14 апреле, Әлмәт районы Кама-Исмәгыйль авылы – 2016 елның 2 ноябре, Казан.

Казан педагогика институтын тәмамлаганнан соң (1954), Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшли.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Иҗаты

Әдәбиятка шагыйрь буларак килә. «Яңадан сафта» дигән беренче шигъри җыентыгы 1955 елда басыла. «Чияле тау» (1956; русчага тәрҗемәсе «Вишнёвая гора», М., 1963), «Язмыш» (1967), «Тормыш дулкыннары» (1968), «Каен суы» (1972), «Күңел» (1976) җыентыкларына тупланган шигырь һәм поэмалары гражданлык хисе, оптимизм белән сугарылган.

Х.Камалов поэзиясенең төп темалары – Бөек Ватан сугышы, ул китергән кайгы-хәсрәт, илдә барган социаль-икътисади үзгәрешләр, өмет, бәхет, мәхәббәт турында фәлсәфи уйланулар.

1970 еллардан Х.Камалов, нигездә, проза өлкәсендә эшли. «Һәркемнең гомере бер генә» (1975; русчага тәрҗемәсе «У каждого жизнь – одна», 1983), «Безне өйдә көтәләр» (1985;), «Үлгәннән соң яздым» (1989), «Түләнмәгән күз яше» (1995) романнарында, шулай ук «Бердәнбер ул» (1982) жыентыгындагы повесть һәм хикәяләрендә әдип сугыш чоры вакыйгаларын яктырта, фронт һәм тыл тормышын чынбарлыктагыча тасвирлый, совет кешеләренең батырлыгын, фидакарьлеген, намуслылыгын гәүдәләндерә.

Бүләкләре

ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (1986), Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Сайланма әсәрләр: 5 томда. Казан, 2004.

Әдәбият

Фәйзи Ә. Әдипнең эрудициясе. Казан, 1973.

Маннапов С. Тормыш үзәненнән // Казан утлары. 1980. № 3.

Вәлиев М. Утны күчер! // Гамәл дәфтәре. Казан, 2003.