Чыгу урыны һәм вакыты

«Чаян» журналы. 1923 ел

1923 елның апреленнән Казанда татар телендә, 1956 елдан рус телендә дә нәшер ителә.

1800 дән артык саннары басыла

1941–1950 елларда чыкмый, 1951 елның декабрендә яңадан басыла башлый.

Оештыручысы һәм беренче мөхәррире — Ф.Бурнаш, соңрак мөхәррирләре — Г.Толымбайский, Г.Нигъмәти, С.Борһан, Г.Кушаев, И.Еникиев, З.Галиев, Г.Ризванов, Ш.Рәмзи, А.Дәүләтъяров, И.Үзбәков, Х.Габдрахманов, Г.Рябков, С.Ибраһимов, С.Бәхтияров, Ә.Исхак, А.Яхин, Р.Зәкиев, Р.Хәлиуллов (2011 елдан).

Беренче авторлары арасында — М.Җәлил, Г.Кутуй, К.Нәҗми, Һ.Такташ.

Беренче саннары аклы-каралы була, аларда күпчелек өлешне текстлар алып тора.

Татарстан рәссам-карикатурачыларыннан журнал белән беренчеләрдән булып Г.Арсланов хезмәттәшлек итә. Алга таба журналның сәнгати бизәлешен Н.Христенко, Г.Поляков, Д.Красильников, Г.Йосыпов, И.Әмир рәсемнәре билгели.

Юнәлеше

Юмореска һәм карикатураларның персонажлары — байлар, муллалар, кулаклар һәм кулак иярченнәре.

Журнал нэпманнарның комсызлыгыннан, руханиларның консерватизмыннан, буржуаз интеллигенциянең декадентлыгыннан көлә.

1950 елларда сатириклар халыкара мөнәсәбәтләр, сәяси һәм авыл хуҗалыгы тематикасына мөрәҗәгать итә. Рәсемнәр плакат характерын ала.

Даими авторлары арасында — Г.Афзал, С.Баттал, Ә.Еники, З.Мансур, Г.Минский, Г.Мөхәммәтшин.

Журналның рус телендәге басмасын оештыруга С.Оффенгенден зур өлеш кертә; редакция Г.Вәлиев, В.Луценко, В.Монасыйпов, А.Мелузников, Г.Паушкин, В.Седых, Р.Смирнов кебек авторларны, Х.Якупов, Л.Фәттахов кебек танылган рәссамнарны җәлеп итә.

1960–1970 елларда журналның тематикасы киңәя: «Чаян» журналистлары әрәмтамаклыктан, исраф итүчәнлектән, бюрократизмнан көләләр.

Журнал белән күренекле шагыйрьләр, прозаиклар, журналистлар, фельетончылар З.Хөсәенов, И.Хантимеров, Л.Елькович, Ю.Денисов, Л.Бочкова кебек рәссамнар хезмәттәшлек итә, Г.Огородников, Л.Насыйров, С.Насыйрова соңрак «крокодилчылар» булып китә.

Юмореска һәм сатирик язмалар авторлары арасында — Ф.Шәфигуллин, Зөлфәт, Б.Бронштейн.

1970–1980 елларда сәнгать бүлеген Т.Фәизов, И.Ханов җитәкли.

«Чаян»ның рәссамнар мәктәбен Б.Старчиков, П.Новичков, Э.Гельмс, В.Игнатьев, И.Бобровицкий, В.Космылин, Э.Дышаев, И.Әхмәдиев оештыра; басманың үсешенә үз өлешен Р.Абзалов, А.Алёшин, А.Шульпинов, С.Привина, В.Феоктистов, С.Фәттахова, И.Әҗимев, С.Андрианов, Е.Хитрова, А.Мамаев, бертуган Хәкимовлар, И.Нәфиев, Ф.Вахитов, Ф.Галиев, Р.Гатауллин, М.Насыйбуллин, А.Үтәгәнов кертә.

1970 елларда «Чаян» рәссамнары сатирик графика күргәзмәләрен оештыралар, шул исәптән Мәскәүдә дә.

1990–2000 елларда журналда өстенлекне карикатуралар, сатирик миниатюралар, актуаль фельетоннар ала.

1998 елда «Чаян» формат белән дизайнын үзгәртә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «Татмедиа» агентлыгы белән берлектә «Чаян» редакциясе Г.Тукайга һәм толерантлык темасына багышланган ике халыкара конкурс уздыра.

Журнал бөтен Россиядә, якын һәм ерак чит илләрдә, шул исәптән Болгария, Германия, Израиль,Төркиядә һәм башкаларга да тарала; СССР Рәссамнар берлеге (1971 ел), СССР САнең (1977 ел) Почёт дипломнары белән бүләкләнә.

Журналның даими авторлары С.Я.Насыйрова (кызыксындыру бүләге, 1977 ел), В.Бибишев (Гран-при, 2005 ел) Габрово шәһәрендә (Болгария) узган Халыкара карикатуралар күргәзмәсе лауреатлары була.

Әдәбият

Елькович Л.Я. На линии огня. Казань, 1977;

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов