- РУС
- ТАТ
язучы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1987 ел)
1917 елның 20 июле, Чистай шәһәре – 1997 елның 7 апреле, Казан.
Мәскәү азык-төлек институты каршындагы курсларны тәмамлый (1937 ел). 1942–1949 елларда Эчке эшләр министрлыгы органнарында оператив эштә. Шул еллардагы күзәтүләре аның әдәби әсәрләрендә дә чагылыш таба.
Яшьләрне тәрбияләү мәсьәләләренә багышланган «Милиция лейтенанты» (1972 ел; русчага тәрҗемәдә «Лейтенант милиции», 1982 ел), «Язмышлар» (1978 ел) исемле повестьлары – шундыйлардан.
«Рәйханә» (1985 ел), «Яшьлегем - гөлбакчам» (1987 ел), «Тормыш дәвам итә» (1991 ел) повестьлары – тугрылык, намуслылык, катлаулы тормыш каршылыкларын җиңүче ныклы кеше язмышлары хакында.
Аның «Бай кияү» (1952 ел), «Омтылыш» (1953 ел), «Яшьлек канат җәйгәндә» (1969 ел) һәм башкалар пьесалары буенча спектакльләр үзешчән һәм профессиональ театр сәхнәләрендә куела.
Ихсанова Л. Матур язмыш // Казан утлары. 1997. № 7;
Зубаирова Д. В творчестве – ее жизнь // Советская Татария. 1977. 19 июня.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.