Биографиясе

1928 елның 15 мартында Бөгелмә кантоны, хәзерге Лениногорск районы Кирлегәч авылында туа.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1952).

1962 елга кадәр урта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта.

1965–2000 елларда ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли.

М.Җәлил (т.1–4, 1975–76), Г.Камал (т.1–3, 1978–81) әсәрләрен текстологик яктан әзерләүдә катнаша; М.Гафури (т.1, 1980; т.4, 1988), Ф.Әмирхан (т.1, 1984), Г.Ибраһимов (т.9, 2000), Г.Исхакый (т.8, 2001) әсәрләренең аерым томнарын басмага әзерли. «Балалар әдәбияты» (2004) хрестоматиясен төзүче.

Хезмәтләре татар балалар әдәбияты тарихына, ХХ йөз башы татар язучыларының әдәби мирасына карый.

Хезмәтләре

Заман белән бергә. К., 1971;

Сабыйларны үз итеп. К., 1998;

Габдулла Тукай. Тормыш һәм иҗат елъязмасы. К., 2003 (автордаш).