Биографиясе

1907 елның 22 гыйнвары, Казан губернасы, Спас өязе Сихтермә авылы —1970 елның 4 марты, Чабаксар шәһәре.

1923–1927 елларда Чуаш педагогия техникумында, 1927–1930 елларда Шәрекъ педагогия институтында укый.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Репрессияләр чоры корбаны; аклана.

Иҗаты

1920–1930 еллар лирикасының тематикасы — туган халкының яңарышы, аның теле һәм мәдәнияте үсеше: «Яшеннән соң» («Уяртсан», Чабаксар, 1928), «Шигырьләр һәм поэмалар» («Савасемпе поэмасем», М., 1931) шигырь җыентыклары, «Магнит тау» («Магнитту», М., 1933), «Колач» («Сулмак», Чабаксар, 1934) поэмалары, «Тилли җырлары» («Тилли юррисем», Чабаксар, 1975) шигырьләр циклы. Сугыш темасы «Таня» (Чабаксар, 1943) поэмасында, «Ант» («Тупа», Чабаксар, 1942) китабында, «Аптраман нәселе» («Аптраман тавраш», Чабаксар, 1946) шигъри романында чагылыш таба.

Хузангай поэзиясендә Татарстанга карата мәхәббәт темасы да урын ала: «Татар шагыйрьләренә» («Тутар савасисене», 1927), «Якташлар» («Хамар ялсем») шигырьләр циклы, «Сихтермә» («Сиктерме», 1930–1940 еллар шигырьләре циклы). Соңгы еллардагы әсәрләренә тормышка фәлсәфи караш хас: «Без Россиядә яшибез» («Эпир Российара пуранатпар», 1950 еллар), «Күтәрелгән дулкыннар» («Хушка хумсем», Чабаксар, 1963). М.Җәлил, Х.Туфан, Ә.Ерикәй әсәрләрен чуаш теленә тәрҗемә итә. З.Бәшири, Х.Туфан, һ.б. татар язучылары иҗатларына багышланган мәкаләләр авторы.

Бүләкләре

Чуаш АССРның К.Иванов исемендәге Дәүләт бүләге (1967), С.Сеспель исемендәге Чуаш комсомолы бүләге лауреаты (1969). Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Избранное: В 2 т. Чебоксары, 1958; 

Дуслар белән. К., 1960.

Әдәбият

Харис Р. Чувашча сөйләшә торган күңел // Татарстан. 2007. № 1; 

Фетисов М.И. Народный поэт Чувашии П.П.Хузангай. Чебоксары, 1957; 

Чувашская энциклопедия. Чебоксары, 2011. Т. 4.