XIV йөздә яши.

Алтын Урданың башкаласы Сарай әл-Җәдид шәһәрендә яшәп иҗат итә. «Мәхәббәтнамә» (1353) поэмасының авторы. Поэмадагы мәгълүматлар буенча, әсәр Алтын Урда ханы Җанибәкнең туганы Мөхәммәд Хуҗа бәк үтенече белән языла. «Мәхәббәтнамә» сөйгән кызга аталган 11 хаттан тора, аларның 8 төрки телдә, 3 фарсы телендә язылган. Автор олуг мәхәббәткә, яшәү бәхетенә мәдхия җырлый, гашыйкның хис-кичерешләрен тасвирлый.

Әсәрнең уйгыр (1432) һәм гарәп язуындагы (1508) ике кулъязма күчермәсе Британия музеенда (Лондон) саклана.

Поэманың тулы тексты фәнни аңлатмалар белән беренче тапкыр 1957 елда Неаполь шәһәрендә (Италия), аннан соң Мәскәүдә, Ташкентта һәм Казанда басылып чыга.

Әсәрләре     

Мухаббат-наме. М., 1961.

Әдәбият     

Средневековая татарская литература VIII–XVIII вв. К., 1999.