Биографиясе

1921 елның 13 июне, Казан — 1992 елның 15 апреле, шунда ук.

1934 елда Татарстан язучыларының I корылтаенда катнаша (аның балалар әдәбияты хакындагы чыгышын «Известия» газетасында М.Горький уңай яктан телгә алып китә).

1940–1942 елларда Октябрь районының Бикүле авылы мәктәбендә укыта.

1943 елда репрессияләнә, Красноярск краенда сөргендә була.

1965 елдан Казанда яши.

Беренче хикәяләре 1930 еллларда «Яшь ленинчы» газетасында басыла. Иҗаты туган як табигате темасына багышлана. «Унике матур» (1968), «Җирем-суым» (1972), «Чү! Сайрар кошым оя тибә» (1976), «Җир ул уртак йортыбыз» (1981), «Елның дүрт фасылы» (1991), «Табигать могҗизалары» (2004; русчага тәрҗемә «Причуды природы», 2004). Дж.Родари һәм Н.И.Сладков әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Әдәбият  

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т. 2.