Эчтәлек

Соңгы билгеләмә мәкальне әйтемнән аера.

Тел бизәү чарасы буларак мәкальгә төрки шагыйрь Й.Баласагуни игътибар итә. «Котадгу белег» («Игелекле белем», 1069–1070) поэмасында ул аны «абышка сүзе» («олылар сүзе») дип атый.

Татар әдәбиятында мәкаль «борынгылар сүзе», «ата-баба сүзе», «халык сүзе», «гыйбрәтле сүз» дип тә аталган. «Мәкаль» дигән яңа термин беренче тапкыр М.Ивановның «Татар хрестоматиясе»ндә кулланыла (1842).

Татар мәкальләрен фәнни яктан өйрәнү К.Насыйринең «Фәвакиһелҗөләса фил әдәбият» («Әдәби мәҗлес йомгаклары», 1884) китабы белән бәйле. Мәкальләрне җыю белән Н.Исәнбәт, Х.Ш.Мәхмүтов һәм венгр шәркыятьчесе Д.Мессарош шөгыльләнә. Татар халык авыз иҗатында мәкальләрнең тематик бүленеше кабул ителгән: табигать күренешләре, кеше сыйфатлары, иҗтимагый тормыш, Ватан һәм чит илләр, мәхәббәт һәм дуслык, гаилә-көнкүреш һ.б. турындагы төркемнәр аерып карала.

Кайбер мәкальләр халык теленә татар әдәбияты классиклары М.Акмулла, Г.Тукай, М.Җәлил һ.б. әсәрләреннән кергән.

Әдәбият  

Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре: 3 томда. К., 1959–67;

Татар халык иҗаты: Мәкальләр һәм әйтемнәр. К., 1987;

Мәкальләр // Татар халык иҗаты: Хрестоматия. К., 2005;

Мессарош Д. Среди чувашей и татар Поволжья // Этнография. 1909. № 9.

Автор — Ф.И.Урманчеев