Биографиясе

1900 ел, Чистай шәһәре — 1938 елның 15 ноябре, Казан.

Туган шәһәрендә мәдрәсәдә, аннан соң педагогия училищесендә укый, укыта.

1925–1935 елларда актив иҗат итә.

«Тамгалар» (1927), «Утлы төннәр», «Безнең җәй», «Алтын башаклар» (барысы да — 1928), «Язгы җырлар» (1929) шигырьләр, «Табышмак» (1928) әкиятләр, балалар өчен «Фукуякку» (М., 1927) хикәя җыентыклары, фельетоннар, мәкаләләр, очерклар авторы.

1937 елда репрессияләнә, 1938 елда атып үтерелә (кара «Идел-Уралчылар оешмасы эше»); үлгәннән соң аклана.

Әсәрләре

Шигырьләр һәм поэмалар. К., 1960.